Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда елның иң яхшы көрәшчеләре һәм тренерлары билгеле булды
Мәртәбәле турнир алдыннан Көрәш федерациясе Президиум утырышы уздырды.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Татарстан көрәш федерациясе узган елга йомгак ясау максатыннан Президиум утырышы уздырды. «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билеге булганча, биредә елның иң яхшы көрәшчеләре һәм тренерларын да игълан иткәннәр.
9-10 февраль көннәрендә Биектауда көрәш буенча мәртәбәле бәйге – «Ватаным Татарстан» газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион турнирда бил алышулар узачак. Гадәт буенча иң яхшы тренер һәм көрәшчеләр шунда бүләкләнәчәк.
2017 елның иң яхшы көрәшчеләре булып Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин һәм Илсур Гыймадетдинов танылган.
Ир-егет көрәшчеләр әзерләгән иң яхшы остазлар – Вакыйф Дәүләтшин, Ильяс Билалов һәм Рәкыйп Фәйзуллин булса, балалар тренерларыннан Рафаэль Хәмидуллин, Илфир Әнвәров һәм Илнар Гәрәев бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз