news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда елның иң яхшы балалар бакчасын ачыклаячаклар

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Ел балалар бакчасы–2009” республика смотр–конкурсының икенче этабы башланды

(Казан, 3 март, “Татар–информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Ел балалар бакчасы–2009” республика смотр–конкурсының икенче этабы башланды.
Конкурста кайсы ведомствога каравына һәм оештыру–хокукый формасы нинди булуга бәйсез рәвештә, мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомумбелем бирү программасын гамәлгә ашыручы барлык төрдәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре катнаша.
10–31 март көннәрендә республика оештыру комитеты тарафыннан конкурска килгән иң яхшы материаллар сайлап алыначак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Республика конкурсында җиңүчеләр һәм лауреатларны бүләкләр тапшыру өчен Казанга чакырачаклар.


news_right_1
news_right_2
news_bot