news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда еллык явым-төшем күләме арткан

Үсемлекләрнең вегетация чорындагы температура да күтәрелгән

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда еллык явым-төшем күләме арткан һәм хәзер 503 мм тәшкил итә. Моннан 90 ел элек булган күрсәткечләргә күз салсак, республикада еллык явым-төшем 430 мм булган.

Бу хакта “Татарстан” радиосына биргән интервьюсында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров хәбәр итә.

“Үсемлекләрнең үсү, ягъни вегетация чорында булган явым-төшемнәрне дә исәпкә алырга кирәк. Бу 20 апрельләрдән 20 августаларга кадәр исәпләнә. Шул 110-120 көн эчендә соңгы 30 елда уртача явым-төшем 290 мм булган. Быел исә июль беткәнче яңгыр таммады һәм бу үсемлекләрнең уңышына турыдан-туры тискәре йогынты ясады. Июнь аенда 1-2 тапкыр гына булса да яңгыр яуса, күрсәткечләр бик югары була иде”, - ди ул.

Аның сүзләренчә, республика климаты якынча 200 чакрымга көньякка күчкән. Моны галим температураның үзгәрү белән аңлата. Белгечләр әлеге күрсәткечне тәүлек температура 5 һәм 10 градустан арту белән үлчи. Элек вегетация чорында температура 870 градус булган, хәзер исә 1100 градуска җиткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100