news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда еллык пландагы торакның 81 проценты файдалануга тапшырылган

Татарстанда 2 млн 523 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган – бу еллык планның 81 проценты. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Барлыгы 1 млн 46 мең кв.метр мәйданда 130 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Коммерцияле торак төзүчеләр планлаштырылган күрсәткечләрне 73 процентка үтәгән.

Социаль ипотека программасы буенча 33 йорт тапшырылган, бу – планның 75 проценты. Иң югары күрсәткеч шәхси торак төзелешендә – эшләр 90 процентка башкарылган. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 357 мең кв. метр тәшкил итә.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100