news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда еллык инфляция 4 проценттан артмый

ТР Хөкүмәте йортында Россиядә акча-кредит сәясәте мәсьәләләренә багышланган коммуникацион сессия узды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда еллык инфляция узган елның декабреннән бирле 4 проценттан артмый. Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Хөкүмәте йортында узган акча-кредит сәясәте мәсьәләләренә багышланган коммуникацион сессиядә шулай дип белдерде.

Татарстан районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында узган сессиядә шулай ук Россия Банкының Акча-кредит сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Липин, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе Лариса Павлова, башкарма хакимият органнары һәм республиканың бизнес-җәмгыяте вәкилләре катнашты. Бу хакта ТР Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

Татарстан импортны алыштыру сәясәтен уңышлы алып бара, шул исәптән азык-төлек продуктлары буенча да. Россиядә җитештерелгән сөтнең 6 процентка якыны, бәрәңгенең 5 проценты республика өлешенә туры килә. Республика җитәкчелегенең ярдәме җирле җитештерүчеләргә яңа сату базарларына чыгарга мөмкинлек бирә.

«Инфляциянең түбән булуы – икътисади үсешкә ирешү һәм гражданнарның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәкле шарт. Ул хезмәт хакы һәм җыйган акчаның очсызлануын тоткарлый, икътисадта ставкаларны акрынлап киметергә мөмкинлек бирә», - дип искәртте Нигъмәтуллин.

Татарстанның беренче вице-премьеры фикеренчә, халыкның һәм җитештерүчеләрнең икътисади тотрыклылыкка ышанычы кредитларны җәлеп итү мөмкинлекләрен активрак кулланырга ярдәм итә.

Россия Банкының төп ставка буенча сентябрь аенда кабул иткән карары, Үзәк Банкның акча-кредит сәясәте, инфляциядә немонетар факторларның роле һәм аларның йогынтысын киметү буенча хакимият органнарының гамәлләрен координацияләүнең әһәмияте сессиядә кузгатылган төп мәсьәләләр булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100