Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда еллык инфляция август аенда 8,95 процентка кадәр акрынайды
Агымдагы елның августында Татарстанда инфляция еллык күрсәткечтә 8,95 процентка кадәр кимеде. Июльдә ул 9,04 процент иде. Бу хакта Россия банкы Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы буенча Милли банкта билгеләп үтүләренчә, инфляциянең акрынаюы күбесенчә узган елның югары чагыштырма базасы эффекты белән бәйле. Республикада инфляция дәрәҗәсе Идел буе федераль округына караганда югарырак (8,86 процент), әмма гомумән Россия буенча күрсәткечкә караганда түбәнрәк (9,05 процент).
Августта азык-төлеккә бәяләр арту 10,58 процентка кадәр тизләнде (июльдә 10,26 процент иде). Финансчылар моны кайбер азык-төлек продуктларын җитештерүчеләрнең чыгымнары арту белән аңлатты. Шул ук вакытта помидор һәм бәрәңгегә бәяләрнең сезонлы кимүе 2023 елның августына караганда азрак сизелде. Бу шул исәптән чыгымнар (мәсәлән, хезмәт өчен түләүгә) арту сәбәпле булды.
Азык-төлек булмаган товарларга бәяләрнең еллык үсеше августта 4,79 процентка кадәр кимеде (июльдә 5,31 процент иде). Сәбәпләр арасында шул ук югары база эффекты телгә алына. Бензин бәясе ул кадәр үк тиз артмавы исә җәйнең соңгы ае башында бензин экспортлауга чикләү кертелү белән бәйле.
Хезмәтләр августта еллык күрсәткечтә 13,00 процентка кыйммәтләнде (июль аенда 12,94 процент иде).
Россиядә еллык инфляция август нәтиҗәләре буенча 9,05 процентны тәшкил иткән (июльдә ул 9,13 процент булган). Азык-төлек булмаган товарларга бәяләрнең еллык үсеше кимегән, ә азык-төлек товарлары һәм хезмәтләргә – арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз