Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда еллык инфляция 8,32 процентка җиткән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Октябрь нәтиҗәләре буенча Татарстанда еллык инфляция 8,32 процент тәшкил иткән. 2023 елның декабреннән куллану бәяләре – 6,8 процентка, ә 2024 елның сентябреннән 0,76 процентка арткан, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.
2023 елның октябреннән товар бәяләре – 6,82 процентка, 2024 ел башыннан – 5,19 процентка, хезмәтләргә бәя 12,6 һәм 11,41 процентка арткан.
Җимеш-яшелчә продукциясеннән тыш, азык-төлек бер ел эчендә – 9 процентка, 2024 елның 10 аенда – 7,35 процентка, җимеш-яшелчә продукциясе – 10,12 һәм 8,41 процентка, азык-төлек булмаган товарлар 4,66 һәм 4,04 процентка кыйммәтләнгән.
Аналитикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, куллану бәяләренең база индексы 2023 елның октябреннән – 8,46 процентка, декабрьдән 7,21 процентка үзгәргән.
Искәртеп узабыз, сентябрьдә Татарстанда еллык инфляция 8,71 процент тәшкил итте. Шул рәвешле, октябрьдә ул берникадәр акрынайды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз