news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда еллык инфляция 7 процентка кадәр тизләнгән

Татарстанда еллык инфляция 7 процентка кадәр тизләнгән
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда ноябрьдә инфляция октябрьдәге еллык 6,37 процентка карата 6,98 процентка кадәр артты. Дәүләт федераль статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы мәгълүматларыннан шул күренә.

Шул ук вакытта октябрь белән чагыштырганда, бәяләр ноябрьдә 0,94 процентка арткан. Шулай итеп, октябрьдәге 1,13 процент белән чагыштырганда, айлык инфляция бераз акрынайган.

Гомумән алганда, 2023 елның унбер аенда, гыйнвардан ноябрьгә кадәр, инфляция узган елгыдан 4,8 процентка кадәр арткан (октябрь белән чагыштырганда, үсеш 0,22 процент).

Шул ук вакытта көзнең соңгы аенда кулланучылар бәяләренең база индексы еллык күрсәткечтә 5,87 процентка һәм айлык күрсәткечтә 0,92 процентка арткан.

Ноябрь аенда барыннан да бигрәк яшелчә-җиләк-җимеш продукциясе кыйбатланган — еллык 30,09 процентка һәм узган ай белән чагыштырганда 5,87 процентка.

Элегрәк, 15 декабрьдә, Россия Банкының директорлар советы, югары инфляция басымы аркасында, төп ставканы бер процентка — еллык 16 процентка кадәр күтәрергә карар итте. Төп ставка буенча киләсе утырыш 2024 елның 16 февраленә билгеләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 11 декабрьгә ил буенча инфляция узган елга карата 7,47 процентка кадәр акрынайган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100