news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда, елганы плотинадан чистартып, өйләрне су басудан саклап калганнар

Елганың ярларыннан ташып чыгу ихтималы турында шаһитлар хәбәр иткән.

Татарстанда, елганы плотинадан чистартып, өйләрне су басудан саклап калганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда, елганы кондызлар ясаган плотинадан чистартып, өйләрне су басудан саклап калганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 10.53 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Бөгелмә районында кондызлар плотина ясау аркасында елгада су күтәрелүе һәм йортларны су басу куркынычы хакында хәбәр килгән.

64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, елганы агачлардан чистартып, йортларны су басудан саклап калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot