news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда елгаларны чистарту өчен куаклар утыртылачак

Әлеге эш Арча һәм Биектау районнарында башкарылачак.

Татарстанда елгаларны чистарту өчен куаклар утыртылачак
Султан Исхаков

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Әлфия Шәрәфетдинова). Татарстанда автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән суларга киртә кую максатыннан куаклар утыртылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җиткерде.

Аның әйтүенчә, пилот төбәкләр итеп Арча һәм Биектау районнары сайланган. Әлеге эшләр үткәреләчәк мәйданнар билгеләнгән.

“Республика үсентеләрне үзе җитештерә. Шуңа да материал белән проблема булмаячак. Киләчәктә әлеге эшне республиканың барлык районнарында җәелдереп, пычрак суларның елга-күлләргә тискәре йогынтысын киметергә мөмкин булачак”, – диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot