Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда елгага төшеп киткән тракторның йөртүчесе батып үлгән
Удмуртиядән килгән 47 яшьлек кешенең гәүдәсен ярдан бер метр ераклыкта тапканнар.
(Казан, 8 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер трактор елгага төшеп киткән. Аны йөртүче тракторчы ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген иртәнге сәгать җидедә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыруның бердәм номерына Югары Суыксу авылындагы буада трактор йөртүче ир-атның батуы турында хәбәр килгән.
Фаҗига урынына 6нчы номерлы зона эзләү-коткару отряды килгән. Алар ир-атның гәүдәсен ярдан бер метр ераклыкта тапкан. Ул Удмуртиядән килгән 47 яшьлек эшче булып чыккан.
Фаҗига сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз