Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда елга пассажир транспортына тарифлар 20 процентка арта
Быел Татарстанда елга пассажир транспортына тарифлар 20 процентка күтәрелә. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты шундый карар чыгарды. «ТР флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Тарифларны 20 процентка арттыру турында карар кабул ителде. Димәк, билет бәясе 20 процентка артачак», - диде спикер.
Лизалин билгеләп үткәнчә, елга транспортына тарифлар биш ел күтәрелмәгән.
«Бу вакыт эчендә ягулык бәясе дә, башка чыгымнар да артты. Барысына да ресурслар, шул исәптән финанслар кирәк. Әгәр тарифлар күтәрелмәсә, без ремонт эшләрен башкара, судноларны әзерли алмыйбыз. Бу акчалар пассажир флотын үстерүгә китәчәк», - дип ачыклык кертте ул.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, тарифларның артуы куллану бәяләре индексы үзгәрү, ягулык-майлау материалларының бәясе күтәрелү һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме үсүгә бәйле.
Тиз йөрешле һәм сукуышлы судноларда елга транспорты белән пассажирлар һәм багаж ташуга тарифлар 17 апрельдә билгеләнде. Әйтик, Казан – Зөя маршруты буенча сәяхәт – 164 сум, балалар билеты 82 сум (27 сумга арта) тәшкил итәчәк. Казаннан Болгарга тулы билет – 476 сум, балалар билеты 238 сумга (79 сумга арта) төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз