news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда елга 300гә якын сабыйда йөрәк зәгыйфьлеге барлыгы ачыклана
Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Призвание” илкүләм премиясе лауреатлары – Альберт Галәвич һәм Камил Йосыпов журналистлар белән очрашты
Скопировать ссылку
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быел Татарстанның өч табибы - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының факультет терапиясе һәм кардиология кафедрасы мөдире, Төбәкара клиника-диагностика үзәге юнәлеше буенча баш белгеч, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, медицина фәннәре докторы, профессор Альберт Галәвич, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең УЗИ бүлеге җитәкчесе, республиканың атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Камил Йосыпов һәм Татарстан баш балалар кардиохирургы, Республика балалар клиник хастаханәсенең кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Леонид Миролюбов “Призвание” илкүләм премиясенең лауреаты булып танылды. Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә премия лауреатлары – Альберт Галәвич һәм Камил Йосыпов журналистлар белән очрашты.
Искә төшереп үтәбез, премиянең “Медицинада яңа юнәлешне уйлап тапкан өчен” номинациясендә Александр Бейлин, Елена Беспалова һәм Раисә Стрюк җитәкчелегендә Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Брянск, Ростов-Дон, Новосибирск шәһәрләреннән бер төркем табиблар җиңү яулады. Алар тарафыннан йөрәк-кан тамырлары системасы патологиясе булган йөкле хатын-кызларга һәм яңа туган сабыйларга махсуслаштырылган дисциплинарара югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү комплексы булдырылды.
Альберт Галәвич сүзләренә караганда, ел саен Россиядә 150 мең сабый йөрәк зәгыйфьлеге белән туа.Татарстанда йөрәк-кан тамырлары патологиясе булган авырлы хатын-кызларга, ана карынындагы һәм яңа туган сабыйларга комплекслы рәвештә медицина ярдәме 1995 елдан башлап күрсәтелә. Бу система йөкле хатын-кызның, ана карынындагы яралгының сәламәтлеген бәяләргә, яңа туган сабыйга кирәк вакытта хирургия ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ел саен Казанда табиб-кардиологта 13-14 мең авырлы хатын-кыз тикшерү үтә. Узган ел 166 авырлы хатын-кызга беренче тапкыр “йөрәк зәгыйфьлеге” дигән диагноз куела. Гомумән алганда, кардиологта балага узган хатын-кызларның 85 проценты тикшерелә. Соңгы 10 елда Казанда йөрәк патологияләре булган йөкле хатын-кызлар арасында үлем очраклары теркәлмәгән, диде Альберт Галәвич.
Камил Йосыпов хәбәр иткәнчә, Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә бер көндә 1-2 балада тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге теркәлә. Әлеге диагноз ел саен ана карынындагы 140-200 балага куела. Татарстанда ел саен 300-350 сабыйда тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге барлыгы ачыклана. Ярдәм күрсәтү системасы авырлы хатын-кызларны күзәтергә, бала табу вакытын һәм ысулларны билгеләргә; шулай ук яралгының йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыкларга, яңа туган сабыйларга операция кирәклеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Билгеле, Татарстанда йөрәк патологияләре булган хатын-кызларга Груздев исемендәге Казан дәүләт медицина университеты клиникасы, Республика клиник хастаханәсе, ГИДУВ клиникасы, балалар тудыру йортлары да ярдәм күрсәтә. Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә исә анада һәм сабыйда булган йөрәк-кан тамырлары патологияләрен махсус белгечләр-кардиологлар ачыклый һәм үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтә. Хирургия ярдәме кирәк булганда, аларга операция Республика балалар клиник хастаханәсендә ясала. Анда кардиохирург бүлеге җитәкчесе Леонид Миролюбов үзе генә елга 250 операция үткәрә. Әлегә Россиядә шундый патологияләр булган хатын-кызларга һәм балаларга махсус медицина ярдәмен күрсәтү нормативлары булдырылмаган. Шуңа күрә бу эшне җаваплы акушер-гинекологлар һәм инициативаны үз кулына алган кардиологлар башкара. Татарстан бу юнәлештә дә - пионерлар рәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2