Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда электрон хезмәт кенәгәләрен кулланучылар саны 15 процентка арткан
Электрон хезмәт кенәгәләрен кулланучы татарстанлылар саны соңгы елда 15 процентка артты һәм 400 меңнән артып китте. Бу хакта Россия Социаль фондының республика буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Электрон хезмәт кенәгәсе – киләчәккә адым. Ул хезмәткәр өчен дә, эш бирүче өчен дә уңайлы. Без республика халкының бу форматны актив сайлавын күрәбез һәм елдан-ел кулланучылар саны арта бара», - дип билгеләде Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь документның цифрлы аналогы булып тора. Анда хезмәт эшчәнлеге – эш чорлары, эшкә керү, эштән чыгу һәм башка кадрлар вакыйгалары турында мәгълүматлар саклана. Мәгълүматлар Россия Социаль фондының мәгълүмат системасында урын ала.
Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елдан алып барыла. Цифрлы форматка күчкәннән соң, кәгазь кенәгә хезмәткәрнең кулына бирелә, ә хезмәт эшчәнлеге турында алдагы мәгълүматлар бары тик электрон рәвештә генә кертелә.
Электрон форматка күчү өчен хезмәткәргә эш бирүчегә язма гариза бирергә кирәк. Шуннан соң хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр цифрлы форматка күчерелә.
2020 елның 31 декабреннән соң беренче тапкыр эшкә урнашкан гражданнар өчен кәгазь хезмәт кенәгәләре рәсмиләштерелми. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр баштан ук электрон рәвештә алып барыла. Бу шул исәптән каникул вакытында вакытлыча эшкә урнашучы яшүсмерләргә дә кагыла.
Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны теләсә кайсы вакытта федераль Дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерергә мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз