news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Электрон мактау тактасына язылу турында таныклыклар тапшыралар

Татарстанда исемнәре республиканың Электрон мактау тактасына язылган хезмәткәрләргә таныклыклар тапшырыла. Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Тантаналар предприятие җитәкчеләре, ветераннар һәм яшь белгечләр катнашында хезмәт коллективларында уза.

«Хәзер таныклыклар тапшыру этабы башлана. Хезмәт коллективларында җитәкчеләр, ветераннар, яшь белгечләр катнашында тантаналы шартларда Мактау тактасына язылу турында таныклык тапшырыла», - дип сөйләде Зарипова.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, һәр бирелгән таныклыкның махсус QR-коды була. Аның ярдәмендә хезмәткәрләр һәм аларның хезмәттәшләре порталда Мактау тактасының электрон версиясенә күчә алачак.

Министр билгеләп үткәнчә, республиканың 15 мең кешесе һәм аларның гаиләләре өчен электрон мактау тактасына язылу мөһим вакыйга һәм шәхси горурлык хисе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot