news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда электрон мактау тактасы августта эшли башлаячак

ТР Рәисе тарафыннан 2026 елның маенда гамәлгә куелган Татарстанның электрон мактау тактасын республика халкы август башында күрәчәк. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова төбәкнең идарә үзәгендә туры эфирда хәбәр итте.

«Һәр заманның үз геройлары. Бүген геройлар вакыты җитте. Болар – фронтларда җиңү яулаучылар, махсус операциядә катнашучылар һәм предприятиеләрдә – төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр», – дип сөйләде ул.

Электрон мактау тактасын формалаштыруда төбәкнең 4 900 предприятиесе, шул исәптән Татарстанның Система ясаучы сәнәгать флагманнары катнашты. Бүгенге көндә анда 15 346 кеше тәкъдим ителгән. Мәгълүматлар ел саен яңартылачак.

Электрон мактау тактасын быелның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды. Проект республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot