news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Электромонтер” һөнәре буенча иң яхшы укучыны ачыкладылар

Олимпиадада Кама политехника көллияте вәкиле Дмитрий Елатов җиңү яулады

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Л.Васильев исемендәге Кама политехника көллияте базасында “Һөнәре буенча иң яхшысы-2010” “Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер” исеменә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы финалы узды.
Олимпиадада Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Актаныш, Мамадыш, Чирмешән, Яшел Үзән һәм Зәйдән 12 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесендә укучылар катнашты.
Олимпиада ике этапны (теоретик һәм гамәли биремнәрне үтәү) үз эченә алды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Теоретик өлеш компьютерда тест системасы буенча үткәрелсә, биремнең гамәли өлеше көллиятнең электромонтаж остаханәсендәге технология схемасы нигезендә башкарылды.
Олимпиадада Кама политехника көллияте вәкиле Дмитрий Елатов – беренче, Рөстәм Могыйзов (Чирмешәннең 106 нчы һөнәри училищесы) – икенче, Роман Домнин (Зәй политехника көллияте) өченче урынга лаек булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100