news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда электричкаларда йөрү тарифы 3 сумнан арттыкка үсәргә мөмкин

Татарстан территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирларны йөртү тарифының икътисади нигезләнгән дәрәҗәсе ун километрлы зона өчен 37,90 сумнан 41,28 сумга кадәр артырга мөмкин (ягъни 3,38 сумга). ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Шул ук вакытта «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе электричкаларында беренче һәм икенче зоналарда йөрүнең максималь бәясе 44 сум тәшкил итәчәк.

Өченче һәм дүртенче зоналар буенча йөрү пассажирларга һәр зона өчен 32 сумга төшәчәк, 5-8 зоналар буенча зона өчен 27 сум, 9-13 зоналар буенча зона өчен 25 сум, 14-16 зоналар буенча зона өчен 19 сум, 17-20 зоналар буенча зона өчен 16 сум була.

Моннан тыш, Казан — Кизнер, Кизнер — Казан, Ижевск — Кизнер һәм Кизнер — Ижевск маршрутлары буенча югары дәрәҗәдә уңайлыклар булдырылган вагоннарда утырып йөрүгә өстәмә тарифлар хезмәт күрсәтүнең беренче классында 90 сум һәм икенче классында 60 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр карар кабул ителсә, яңа тарифлар 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100