news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда электричкага билетлар 2015 елдан бирле беренче тапкыр кыйммәтләнә

Шәһәр яны поездларында йөрү бәясе Идел буе федераль округында иң түбәне булып калачак, пассажирга иң кыйммәтле билет 366 сумга төшәчәк.

Татарстанда электричкага билетлар 2015 елдан бирле беренче тапкыр кыйммәтләнә
Владимир Васильев/архив

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 14 октябрьдә Татарстанда электричкага билетлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә кыйммәтләнәчәк, шулай да ул Идел буе федераль округында иң түбәне булып калачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Тулаем алганда, киләсе атнадан пассажирлар юл тоткан маршрут буенча беренче ун чакрымлы зонадан икенчесенә кадәрге тариф – 24 сум, өченче һәм дүртенче ун чакрымлы зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 18 сум, алга таба бишенче - сигезенче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 16 сум, тугызынчы – унөченче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 14 сум, ундүртенче – егерменче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә 12 сум тәшкил итәчәк.

Октябрьдә шулай ук шәһәр яны поездларында балаларны йөртүгә тарифлар да үзгәреш кичерә – 5-7 яшьлек бала поездда барган өчен татарстанлылар тулы билет бәясенең 25 процентын түләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100