news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда электрчыларның хезмәт хакы 135 мең сумга җитә – HR-эксперт

Татарстанда электрчыларның уртача хезмәт хакы квалификациясенә, рөхсәт алуларына һәм эш урынына карап 62 меңнән 135 мең сумга кадәр. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмәдә HR-эксперт Зулия Лоикова сөйләде.

«Мәсәлән, әгәр без электрчыны алсак – 90 мең, әгәр электромонтажчыны алсак – 120-135 мең, әгәр бу дүртенче, бишенче, алтынчы разрядлы электромонтер булса – 70 меңнән 100 меңгә кадәр», - дип аңлатты Лоикова.

Ул билгеләп үткәнчә, бу белгечлек буенча эш табу кыен түгел: белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot