Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда электр куркынычсызлыгын тәэмин итү штабы утырышы узды
Чарада катнашучылар спорт һәм инфраструктура объектларын электр уты белән тәэмин итү чаралары планы турында фикерләште.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә республикада электр куркынычсызлыгын тәэмин итү штабы утырышы узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Агымдагы елда республикада ике мөһим вакыйга – футбол буенча Дөнья чемпионаты һәм Россия Президенты сайлаулары көтелә, диде Татарстан Премьер-министры. "Безнең бурыч – бу чараларны үткәрү вакытында өзлексез электр уты белән тәэмин итү", диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының баш энергетигы итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләнде, дип искәртте Алексей Песошин. Моннан тыш, энергетика предприятиеләре һәм спорт объектлары вәкилләре катнашында оператив штаб төзелгән.
Чарада катнашучылар спорт объектларын белән инфраструктура объектларын электр уты белән тәэмин итү чаралары планы буенча фикерләштеләр.
Чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Утырышта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, башка министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика электроэнергетика предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз