news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда электр энергиясен куллану күләме арткан

Сентябрьдә, 2013 елның шул ае белән чагыштырганда, ТР энергия системасында куллану күрсәткече 0,1 процентка арткан

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Сентябрьдә, 2013 елның шул ае белән чагыштырганда, ТР энергия системасында куллану күрсәткече 0,1 процентка арткан. “Бердәм энергетика системасы” системалы операторы ААҖ филиалы “Татарстан Республикасы Төбәк энергосистемасы диспетчерлык идарәсе” мәгълүматларына караганда, 2014 ел сентябрендә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ТР энергосистемасы электр станцияләре электр энергиясен 18,4 процентка арттырып эшләп чыгарган.

2014 елның беренче 9 аенда республика энергосистемасында электр энергиясе кулланылышы 2013 елның гыйнвар-сентябрь күрсәткечләреннән 0,6 процентка артык.

Быел гыйнвар-сентябрьдә Татарстан энергосистемасы электр станцияләре 16 млрд. 163 млн кВт/сәг электр энергиясе эшләп чыгарган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6,2 процентка кимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100