Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда электр энергиясен куллану 1,9 процентка арткан
Агымдагы елның 1 кварталында Татарстанда электр энергиясен җитештерү һәм куллану динамикасы уңай, әмма аларның үсеш темпы узган елга караганда түбәнрәк. Бу хакта «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов хәбәр итте.
Компаниянең Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
«Барлык станцияләрнең электр энергиясен эшләп чыгару күләме 7,7 млрд кВт.сәг, ул 2022 елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда, 2,5 процентка арткан. Шул ук вакытта 9 млрд кВт/сәг диярлек электр энергиясе кулланылган, узган елга караганда, үсеш 1,9 процент булган», - дип хәбәр итте Сөләйманов.
Ул билгеләп үткәнчә, энергетиканың бу күрсәткече нефть чыгару һәм эшкәртү, электр җиһазлары җитештерү , автосәнәгать һәм торбаүткәргеч предприятиеләренең куллануы арту нәтиҗәсендә үскән.
Электр энергиясенең 14 процент күләмендәге кытлыгын чиктәш төбәкләрдән Татарстан энергосистемасына тапшыру хисабына тулыландырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз