news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда элеккеге район башлыгы урынбасарын хөкем иттеләр

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды һәм килгән зыянны кайтарды.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бюджет акчасын үз ихтыяҗларына тоткан элеккеге район башлыгы урынбасарын хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2017 елда Балык Бистәсе районы башлыгының элеккеге урынбасары резерв фондыннан Рус Әшнәге авыл җирлегенә насос сатып алу өчен 40 мең сум акча алган. Әмма әлеге сумманың 38 меңен үз кесәсенә салып куйган.

Моннан тыш, аның әле 2014 елда ук (ул вакытта ир-ат Уракчы авыл җирлеге башлыгы вазифасын биләгән) эшкуарга шәхси бурычын бирү өчен аның конторасы белән транспорт хезмәтләре күрсәтү буенча ялган килешү төзүе һәм аның счетына 73 мең сумнан артык акча күчерүе дә ачыкланган.

Ир-ат берничә маддә буенча гаепле дип табылган. Ул үз гаебен таныган һәм килгән зыянны кайтарган.

Суд аны 150 мең сум күләмендә штрафка тарткан.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot