news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда элеккеге хатыныннан көнләшеп күршесенең өен яндырган ирне хөкем иткәннәр

Ир-ат каен тузы алып, йортның ишек төбенә тараткан һәм аңа ут төрткән.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда элеккеге хатыныннан көнләшеп күршесенең өен яндырган ирне шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, узган елның апрель ахырында Әлмәт районының Кузай авылында 53 яшьлек ир-ат, элеккеге хатыныннан көнләшеп, күршесенең өен яндырырга карар кылган. Ул каен тузы алып, йортның ишек төбенә тараткан һәм аңа ут төрткән.

Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып беткән. Өйгә килгән зыянның гомуми күләме 900 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

Ир-атны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш, ул килгән зыянны да тулысынча капларга вәгъдә иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100