Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда элекке министр урынбасарының мөлкәтен алу турындагы карар үз көчендә калды
Татарстан Югары суды Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының элекке урынбасары – Баш тикшерү идарәсенең элекке башлыгы Владимир Изаакның мөлкәтен алу турында карарын үз көчендә калдырган.
«Татарстан Югары суды беренче инстанция суды карарын үзгәрешсез калдырды», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Югары суды матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез: 2025 елның сентябрендә район суды Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов дәгъвасы буенча Владимир Изаакның һәм хатынының мөлкәтен дәүләткә кайтару турында карар кабул итә.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, 2017-2023 еллар аралыгында Изаак хатыны белән Казанда 4 фатир һәм ике машина урыны сатып алган һәм мөлкәтенең бер өлешен якын туганнары исеменә рәсмиләштергән. Шул ук вакытта аның күчемсез милек сатып алуга чыгымнарының декларацияләнгән керемнәренә туры килмәве билгеләнгән. Дәүләт милкенә әйләндерелгән мөлкәтнең гомуми бәясе 21 миллион сумнан артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз