news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда елдан-ел социаль яктан имин булмаган гаиләләр саны кими

Мондый гаиләләрдә үсүче балалар, 2018 елга караганда, 1,1 меңгә кимеп, бүген аларның саны 11,6 мең тәшкил итә.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда елдан-ел социаль яктан имин булмаган гаиләләр саны кими. 2019 елда аларның саны, 2018 елга караганда, 500 гә кимегән. Бу хакта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтте.

«Ведомство һәм ведомствоара учетларда торган иминлеге какшаган гаиләләр кими бара», — диде ул.

2019 елда республикада имин булмаган гаиләләр 500 гә кимеп, 7,1 мең дип исәпләнә. Мондый гаиләләрдә үсүче балалар 1,1 меңгә кимеп, бүген аларның саны 11,6 мең тәшкил итә.

Гүзәл Удачина Татарстанда Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын саклау буенча республика комиссиясе гамәлдә булуын, аның социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгәнен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100