Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда елан чаккан 12 яшьлек кызны коткарганнар
Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәге табиблары елан чаккан 12 яшьлек кызны коткарган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге хәл Әгерҗе районында булган. Кыз әнисенә өй янындагы чүп үләннәрен утарга булышкан. Ниндидер мизгелдә ул кулында кискен авырту сизә – елан чаккан була. Кызның абыйсы еланны фотога төшерергә өлгергән, бу сурәт табибларга ярдәм иткән.
Район хастаханәсеннән баланы Кама балалар медицина үзәгенә күчергәннәр. Елан кызның кулын чаккан, бер теше тиресен тишеп керсә, икенче теше перчаткага эләккән. Нәкъ менә перчатка зарарлану мәйданын киметкән — кызның кулы терсәгенә кадәр шешкән.
Реанимация бүлегендә кызга антиоксидант керткәннәр һәм интенсив инфузион терапия кулланганнар. Хәле тотрыклыланганнан соң баланы профильле бүлеккә күчергәннәр. Кыз хастаханәдән чыгуга әзерләнә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз