news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел волонтеры исеме Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта игълан ителәчәк

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

10 декабрьдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында «Игелекле Татарстан – 2025» республика конкурсының бүләкләү тантанасы уза. Анда волонтерлар өч төркем (волонтерлар, командалар һәм бизнес) буенча бүләкләнәчәк, шулай ук гран-при иясенең исеме игълан ителәчәк. ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Соңгы 10 ел эчендә волонтерлык бик нык үсеш алды. Анда аерым гражданнар гына түгел, бизнес, предприятиеләр, коммерцияле булмаган сектор, уку йортлары һәм башкалар да кушылды. Кызыксындыру максатыннан, без инде бишенче тапкыр «Игелекле Татарстан» конкурсын үткәрәбез. Без физик затлар, коммерцияле оешмалар, предприятиеләрен (һ.б.) бүләкләячәкбез», – дип билгеләп үтте ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел конкурста ике яңа номинация («Инклюзия өлкәсендә ел волонтеры» һәм «Елның героик гамәле») барлыкка киләчәк, дип өстәде

Конкурсның гаризалар кабул итү кампаниясе августта ук башланды, аннары барлык катнашучылар «Игелекле эшләр» марафонын узды, алар анда бер атна дәвамында тәкъдим ителгән проектлар арасыннан биремнәр үтәде яки үзләре инициативалар белән чыкты. Казанда узган этапта дәгъвачылар шәһәрнең төрле объектларында үз юнәлешләре буенча эшләде.

Бәйгенең традицион призларыннан тыш, җиңүчеләрнең исемнәре шәһәр медиафасадларында, шул исәптән «Ак Барс Арена» стадионында пәйда булачак.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«ТР волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин әйтүенчә, бүгенгә Татарстанда ДОБРО.РФ платформасында 222 меңнән артык кеше һәм 5 меңнән артык оешма теркәлгән.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Форум сессияләренең берсе инклюзив волонтерлыкка багышлана. Бу – соңгы елларда актив үсеш кичерә торган юнәлеш дип хәбәр итте «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.

news_right_1
news_right_2
news_bot