news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Ел укытучысы" исеме билгеле булды

Беренче урын өчен 400 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырылачак.

Татарстанда "Ел укытучысы" исеме билгеле булды
Михаил Захаров

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда  респбуликаның иң яхшы укытучыларның исемнәрен игълан иттеләр. 2нче интернат-лицей мөгаллиме Наил Мирсәетов «Татарстанның ел укытучысы-2019» һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе булды. Ул моңа кадәр «Казан шәһәренең ел укытучысы-2019» дип табылган иде.

Бәйгедә катнашуы хакында сөйләгәндә, педагог ярышларның һәр этабы үзенчә кызыклы һәм җаваплы булуын искәртте. «Республика этабында Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан килгән профессионаллар чыгыш ясавын исәпкә алсак, әлеге җиңү минем өчен бик тә мөһим. Мин җиңү яулавыбызга бик тә шат. Беренче чиратта, бу команданың уңышы», - дип искәртте ул.

Хәзер Наил Мирсәетов Татарстанны «Россиянең ел укытучысы-2019» Бөтенроссия бәйгесе финалында тәкъдим итәчәк.

  • Татарстанда 11-15 мартта «Ел укытучысы» бәйгесенең финал ярышлары узды. Конкурсның беренче этабыннан башлап бәйгедә катнашучылар, мөгаллим булып ничә ел эшләүләрен исәпкә алып, ике номинациягә («Педагогик дебют» һәм «Ел укытучысы») бүленде.

Зона этабында катнашучылар арасыннан 40 педагог - «Ел укытучысы», 26 мөгаллим «Педагогик дебют» номинациясендә финалга үтте.

Беренче урынны яулаган педагогка «Татарстанның ел укытучысы-2019» исеме белән бергә, 400 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100