news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Ел укытучысы" бәйгесендә инглиз теле мөгаллиме Мария Голованова җиңде

Һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе Татарстанны «Россиянең ел укытучысы» финалында тәкъдим итәчәк.

Татарстанда "Ел укытучысы" бәйгесендә инглиз теле мөгаллиме Мария Голованова җиңде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда «Россиянең ел укытучысы» төбәк этабында быел Казаннан 122нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Мария Голованова җиңде.

«Сәхнәдә талантлы, булдыклы укытучылар белән басып тору - зур горурлык», — диде конкурс җиңүчесе Ленин исемендәге мәдәният йортында оештырылган тантанада.

Мария Голованова гимназиядә сигезенче ел эшләвен әйтте. «Алтынчы һәм җиденче сыйныф укучыларына инглиз теле укытам. Гаиләдә мин бердәнбер мөгаллим. Мин — табиблар нәселеннән», — дип сөйләде ул.

«Конкурста катнашачагымны белгәч, укучыларымның мине җибәрәселәре килмәде. Сез болай да иң яхшы укытучы, диделәр. Хәзер ял итеп алырга, көч җыеп, федераль этапка әзерләнәсе бар», — диде җиңүче

Марина Голованова Татарстанны «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалында тәкъдим итәчәк.

Икенче урынга Чаллыдан 35нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Александр Альменеев, өченче урынга — Казанның 119нчы мәктәбе укытучысы Алексей Четверкин лаек дип табылды.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тантананы республика бәйрәме дип атады. «Укытучылар яшьләрнең генә түгел, барлык җәмгыятьнең киләчәген кайгырта», — дип котлап үтте ул.


Быел «Ел укытучысы-2021» конкурсында барлыгы 152 укытучы катнашкан, ул өч сайлап алу этабыннан торган.

Конкурсантлар ачык дәресләр биргән, сыйныф сәгатьләрен уздырган, методик остаханәләрен тәкъдим иткән. Сынаулардан соң, иң яхшы 15 укытучы «Ел укытучысы» номинациясенә һәм 10 укытучы — «Педагогик дебют» номинациясенә сайлап алынган.

Конкурс ел саен иҗади укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, тәҗрибәләрен таныту максаты белән Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100