news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ел укытучысы-2022» бәйгесе җиңүчесен әйттеләр

Татарстанда җиңгән укытучы Бөтенроссия бәйгесенә республика данын якларга барачак.

Татарстанда «Ел укытучысы-2022» бәйгесе җиңүчесен әйттеләр
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсының Татарстандагы этабының җиңүчесе итеп Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Зиһаншин танылды.

Икенче урында — Бөгелмәнең Мостафа Онджель исемендәге лицей-интернатыннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Азат Сабиров. 

Өченче урынга Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Кашлакова лаек булды.

Татарстаннан 146 укытучы өч сайлап алу этабыннан торган «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашкан. Башта декабрьдә мәктәп этабы, гыйнварда муниципаль этап узган. зональ этап 10 февральдән 5 мартка кадәр үткән. Төбәк этабы 20 мартта башланган һәм бүген төгәлләнде.

Татарстанда җиңгән укытучы бөтенроссия бәйгесенә республика данын якларга барачак.

Абсолют җиңүчегә 400 мең сум акчалата премия тапшырыла. Призерлардан икенче урын иясе 100 мең сум, өченче урын иясе 70 мең сум ала. Лауреатлар 50 шәр мең сум, ә номинантлар 10 шар мең сумга лаек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100