news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Ел укучысы» исеме билгеле

«Татарстан Республикасының ел укучысы» мактаулы исеме Казанның Вахитов районы 131 нче номерлы лицееның унынчы сыйныф укучысы Никита Перовка бирелде.

Бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында олимпиадаларда җиңү яулаган мәктәп укучыларын һәм аларның остазларын хөрмәтләү барышында узды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Никита Перов – 2020-2021 һәм 2021-2022 елларда химиядән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм химиядән Д.И.Менделеев исемендәге 56 нчы халыкара олимпиаданың алтын медале иясе. Быел барлыгы республиканың 237 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot