news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясе номинантлары өчен тавыш бирү башланды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясе номинантлары турында мәгълүмат пәйда булды. Онлайн-тавыш бирү башланды.

Быел конкурска клиник практикадан иң кызыклы очраклар, пациентларны коткару белән бәйле гаҗәеп тарихлар һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлар турында 70кә якын гариза бирелгән. Шуларның иң яхшылары ведомство сайтында тәкъдим ителгән.

«Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсында медицина хезмәткәрләре түбәндәге номинацияләрдә катнаша: «Ел медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак», «Ел табибы». Шулай ук быел медицина оешмалары коллективлары өчен яңа номинацияләр барлыкка килде: «Елның иң яхшы берләшмәсе» һәм «Иң яхшы махсуслаштырылган учреждение».

Җиңүчеләрне сайлаганда тавыш бирү нәтиҗәләре исәпкә алыначак. «Ел табибы – Ак чәчәкләр» премиясен тапшыру тантанасы июнь уртасында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100