news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ел студенты-2018» исеме билгеле булды

Җиңүче дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу хокукы алды.

Татарстанда «Ел студенты-2018» исеме билгеле булды
Михаил Захаров

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Татарстан Республикасының Ел студенты-2018» XIV республика премиясендә Гран-прины Казан дәүләт медицина университеты студенты Андрей Анисимов алды.

Ел саен бирелә торган премиянең финалы студентлар көнендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин студентларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Ел студенты» премиясе - 14 ел дәвамында Татарстанда уза торган яхшы проект, анда без яшьләрне төрле номинацияләрдә хөрмәтлибез. Мин бүген сез барыгыз да җиңүчеләр дип уйлыйм, чөнки бездә иң креатив һәм энергияле яшьләр», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Традицион махсус статуэткадан тыш, җиңүче дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу хокукы алды һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан 50 мең сум акча тапшырды.

Әлеге чарада «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә шулай ук 18 төрле номинациядә җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Сәхнәдән иң яхшы спортчылар, артистлар, студентлар массакүләм -мәгълүмат чаралары , фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре исемнәре аталды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100