Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ел саен йөздән артык сабый бала төрү өстәлләреннән егылып имгәнү ала
«Егылып төшкәндә, еш кына балаларның башлары җәрәхәтләнә, бу — баланың алга таба үсешендә йогынты ясарга мөмкин», — ди табиб Владимир Иванов.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов балаларның башы һәм гомуми авырлыгы нисбәте төрле, шуңа күрә имгәнгәндә башка күбрәк зыян килә дип саный. Мондый хәлләр йөздән артык сабыйда күзәтелгән. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Табиблар сүзләренә караганда, балаларның сәламәтлеге өчен җаваплылык тулысынча аларның әти-әниләренә йөкләнә. «Әмма кайбер ата-ана, кызганычка каршы, моны аңламый», — диде мөдир.
«Өлкән кеше баланы гел күзәтеп торырга тиеш. „Мин бер генә минутка читкә карап алган идем“ дип аклану дөрес түгел. Баланың һәрвакыт контрольдә булуы зарур. Бу бик мөһим», — дип аңлатты Владимир Иванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз