news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел саен шәһәр транспорты 400 миллионнан артык пассажир ташый

Юлларда автотранспорт предприятиеләренең 1250 пассажир автобусы хәрәкәт итә, алар 650 маршрут буенча хезмәт күрсәтә.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ел саен шәһәр транспорты 400 миллионнан артык пассажир ташый, күчерелгән йөк күләме 20 миллион тоннадан артып китә. Бу хакта автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлауда Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез республиканың транспорт тармагы ышанычлы һәм сыйфатлы булсын өчен күп көч куйдыгыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез ярдәме белән өзлексез пассажир һәм йөк ташу оештырылган», – диелгән котлауда.

Аның сүзләренчә, республикада, халыкны транспорт белән тәэмин итү өчен, зур эш башкарыла. Юлларда автотранспорт предприятиеләренең 1250 пассажир автобусы хәрәкәт итә, алар 650 маршрут буенча хезмәт күрсәтә.

Ленар Сафин 2017 елда Конфедерация Кубогы уеннарында транспорт хезмәт күрсәтүен оештыру сыйфаты өчен мактады һәм автопредприятие хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә уңышлар теләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100