Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел саен пошилар катнашында 200ләп юл-транспорт һәлакәте була
Татарстанда ел саен пошилар катнашында 200ләп юл-транспорт һәлакәте була.
Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов әйтте.
Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтованың пошилар популяциясе белән бәйле соравына җавабында ул: «Татарстанда пошилар саны иң югары дәрәҗәгә җитте», – диде.
«Безнең территория барлыгы 15 мең пошины сыендыра ала, бездә алар шул чама булырга тиеш. Шәһәрләр һәм бистәләр үсә, яңа юллар барлыкка килә. Ничек кенә булмасын, пошилар, азык эзләп, юл чатларына чыга. Бездә ел саен поши катнашында 200ләп юл-транспорт һәлакәте була. Без бу җәһәттән аучылар белән эшлибез – терлекләрне юллардан һәм торак пунктлардан тоз белән кызыктырып аерырга киңәш итәбез», – дип белдерде Рамил Шәрәфетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз