news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел саен коммуналь челтәрләрнең 5 процентын яңартырга планлаштыралар

2030 елдан соң Татарстанда ел саен коммуналь челтәрләрнең 5 процентын яңартырга планлаштыралар. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

Айзатуллин сүзләренә караганда, РФ Төзелеш министрлыгы республика алдына 2030 елдан коммуналь инфраструктураның ел саен 2,5 процент өлешен алмаштыру бурычын куйган. Эш күләме җитди булуга карамастан, бу күрсәткечкә инде бу ел йомгаклары буенча ирешү фаразлана.

«Безнең максат – ел саен 5 процент челтәрне алыштыру», - дип сөйләде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot