news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда ел саен 5 мең тоннага кадәр күркә ите җитештереләчәк
Яшел Үзән районының “Марс” крестьян–фермер хуҗалыгы Татарстанның акчалата ярдәм күрсәтелүче инвестиция проектлары исемлегенә кертелде
Скопировать ссылку
(Казан, 7 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда ел саен 5 мең тоннага кадәр күркә ите җитештереләчәк. Яшел Үзән районының “Марс” крестьян–фермер хуҗалыгы акчалата ярдәм күрсәтелүче инвестиция проектлары исемлегенә кертелде. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “Татптицепром” ААҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.
“Марс” крестьян–фермер хуҗалыгы инвестиция проектларын сайлап алу буенча РФ конкурс комиссиясенә бизнес–план тәкъдим итте. Проект аның авторлары тарафыннан расланды. Конкурс комиссиясе аны елына 5 мең тонна күләмендә күркә ите җитештерү буенча Татарстанның акчалата ярдәм күрсәтелүче инвестиция проектлары исемлегенә кертте.
Хәзерге вакытта 411 миллион сум күләмендә кредит ресурслары алу максатыннан документлар рәсмиләштерелә. Әлеге акчаларга “Марс” крестьян–фермер хуҗалыгы урнашкан Осиново бистәсендә яңа инкубатор, күркә үстерү цехлары төзү күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot