news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Ел рестораны"н сайлаячаклар

Йомгаклау һәм тантаналы бүләкләү чарасы 27 октябрьдә узачак.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Tatarstan Top Hotels & Restaurants Award икенче республика премиясе 10 августта башлана. Аның йомгаклары буенча иң яхшы кунакханә, ресторан, кофейня, пиццерия һәм республиканың башка оешмалары билгеле булачак.

«Бәйгедә җиңү акчалата бүләкләүне күздә тотмый. Бу бары тик имидж чарасы гына. Катнаушчылар билгеле бер статус һәм дипломнар алачак. Җиңүчеләрнең исемлеге сайтка һәм мәгълүмати такталарга урнаштырылачак. Кунакханә һәм рестораннар республиканың алга алып бара торган маркетинг планына кертеләчәк», – дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Оксана Саргина.

Ярышта барлыгы 60 кунакханә оешмасы һәм 40 җәмәгать туклану предприятиесе катнаша. Йомгаклау һәм тантаналы бүләкәләү 27 октябрьдә узачак. Җиңүчеләргә «Ел рестораны», «Ел пешекчесе», «Кунакханә каршындагы иң яхшы ресторан», «Иң яхшы кунакханә», «Ел меценаты» һәм башка номинацияләр буенча дипломнар тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100