news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Ел лидеры-2018” җиңүчесен сайлыйлар

Республикада балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 140 активисты һәм җитәкчесе “Ел лидеры” исеме өчен көрәшәчәк.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидерлары һәм җитәкчеләре арасында “Ел лидеры” республикакүләм бәйгесе җиңүчеләрен сайлыйлар. Бу хакта “Татмедиа” агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

“Бу бәйге 16 нчы тапкыр уза. Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 140 активисты һәм җитәкчесе “Ел лидеры” исеме өчен көрәшәчәк. “Ел лидеры” 9 номинациядә уза. Анда төбәкара, төбәк, җирле балалар һәм яшьләр оешмалары, коммерцияле булмаган оешмаларның 11 яшьтән алып 30 яшькәчә җитәкчеләре катнаша”, - диелгән хәбәрдә.

Бәйгенең читтән торып катнашу этабында республиканың 29 районыннан 200 дән артык кеше катнашты. 22 октябрьдә башланган этапка 27 муниципаль берәмлектән 140 катнашучы узды.

26 октябрьдә “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә “Ел лидеры -2018” балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең XVI республикакүләм конкурсы узачак. Бәйгенең төбәк этабында җиңүчеләр балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең “XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot