news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Ел җитәкчесе – 2018” исеме өчен 85 кеше дәгъва итәчәк

Татарстан Премьер-министры “Ел җитәкчесе – 2018” республика бәйгесе комиссиясе утырышын үткәрде.

Татарстанда “Ел җитәкчесе – 2018” исеме өчен 85 кеше дәгъва итәчәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда “Ел җитәкчесе – 2018” исеме өчен 85 кеше дәгъва итәчәк. Республика бәйгесе комиссиясе утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, берләшмәләр һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе тәкъдимнәре буенча бәйгедә катнашу өчен 103 кеше гариза биргән. Конкурста предприятиеләрнең 85 җитәкчесе катнашачак”, - диелгән хәбәрдә.

Быел бәйгедә яңа “Балалар техник иҗатын үстерүдә катнашу өчен” һәм “Предприятиенең цифрлы трансформациясе өчен” номинацияләре кертелгән.

Бәйге 2002 елдан бирле үткәрелә. Һәр номинация лауреатларын Татарстан Премьер-министры имзалаган диплом, күкрәк билгесе һәм конкурс логотибы белән бүләкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100