news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда “Ел иреклесе” билгеле булачак
21 апрельдә көндезге 11 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда республикабызның иреклеләр хәрәкәте Координацион Шурасы “Ирекле-2009 ел” республика бәйгесенә нәтиҗәләр яса
Скопировать ссылку
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). 21 апрельдә көндезге 11 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда республикабызның иреклеләр хәрәкәте Координацион Шурасы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Милли музей ярдәме белән “Иреклеләр берләшмәләренә ярдәм күрсәтүче үзәк” проектын тормышка ашыру кысаларында “Ирекле-2009 ел” республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясаячак.
Конкурсның максаты – республикабызның иреклеләр хәрәкәтендә иң актив катнашучыларны ачыклау һәм бүләкләү. Аны оештыручылар үз бурычы итеп активистларга ярдәм күрсәтүне, яшьләрдә актив гражданлык позициясен тәрбияләүне, ирекленең уңай образын тудыруны ала.
Бәйгедә 12 муниципаль берәмлектән иреклеләр берләшмәләре көч сынашты. Ярыш “Ел иреклесе”, “Республикабның иң яхшы иреклеләр оешмасы”, “Иреклеләр хәрәкәте һәм сәламәт яшәү рәвеше” темасына иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы социаль проект”, “Компьютер буенча белем бирү” хәйрия проектының иң яхшы волонтеры” кебек номинацияләр буенча узды. Катнашучыларны составында хакимият органнары һәм хәйрия фондлары вәкилләре булган жюри бәяләде.
Конкурска нәтиҗәләр ясау кичәсендә җиңүчеләрне котлау тантанасы узачак. Анда иҗтимагый оешмалар, югары һәм урта махсус уку йортларының иреклеләр берләшмәләре, яшьләр оешмалары лидерларының да катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot