news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан сыер итенең бәясе 20 процентка диярлек арткан

Ел башыннан Татарстанда сыер итенең бәясе 19,6 процентка арткан һәм 483,6 сумга җиткән. 

22 июльгә булган мәгълүматлар буенча, бер кг тавык ите 0,2 процентка арткан, ягъни 162 сумга җиткән. Ә дуңгыз ите, киресенчә, 1,5 процентка кимегән, хәзер килосы 276 сум тора. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Дуңгыз ите һәм казылык эшләнмәләрен җитештерү күләменең 1-3 процентка кимүе билгеләп үтелә. Ит, субпродуктлар һәм кош-корт ите җитештерү буенча, киресенчә, 1-7 процентка үсеш күзәтелә. Предприятиеләрнең хәле тотрыклы, штатлы режимда эшлиләр. Җитди проблемалар юк», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100