news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан кызамык авыруының 212 очрагы теркәлгән

Татарстанда ел башыннан кызамык авыруының 212 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Ведомство мәгълүматлары буенча, кызамык авыруын йоктыру очракларының 20 проценты чит илдән алып керелгән. Шул ук вакытта авыруларның 44 проценты чир йоктыруын илнең башка төбәкләренә баруы белән бәйли.

«Ситуация бездә генә түгел, башка субъектлар һәм илләрдә дә киеренке. Проблема вакцинациягә каршы торучыларда да», - дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Ведомство хезмәткәрләре кызамык белән авыру очраклары артуны халыкның прививка ясатырга теләмәве белән бәйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100