news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел башыннан бирле юл-транспорт һәлакәтләрендә 26 кеше һәлак булган

2026 елның гыйнвар аенда республика юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 26 кеше үлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Татарстан буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

«Кышкы чорда һәлак булучылар саны күп була. Быел гыйнвар аенда гына да 26 кеше үлде. Аларның җидесе һава торышы шартлары начар булган чорда һәлак булды. Якын арада тагын һава торышы начараю көтелә. Юлларны чистарту өчен өстәмә техника чыгаруны оештырырга кирәк, - дип билгеләде республиканың баш дәүләт автоинспекторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot