Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел башыннан бирле 57 кеше тычкан бизгәге йоктырган
Татарстанда ел башыннан бирле 57 бөер синдромлы геморрагик бизгәк очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Күрсәткеч узган елның шул ук чорындагы дәрәҗәдә. Авыручылар саны артуы күзәтелми, әмма мондый куркыныч бар. Быел кар күп булу сәбәпле, тычканнарга кышлау өчен шартлар уңай», - диде ул.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә бакчаларга һәм дачаларга беренче тапкыр барганда профилактика чаралары үткәрергә чакырдылар. Шулай ук шәхси саклану һәм территорияне кимерүчеләргә каршы эшкәртү чаралары турында онытмаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз