news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан алып 47 юл һәлакәте булган, аларда җиде кешенең гомере өзелгән

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда гыйнварның җиде көнендә генә дә 47 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда җиде кешенең гомере өзелгән, 77се төрле тән җәрәхәтләре алган. Кеше үлеменә китергән аварияләрнең барысы да каршы як полосага чыгу белән бәйле.

Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, каршы як полосага чыгу авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләреннән берсе булып кала. Автоинспекторлар катлаулы метеорологик шартларда каршы як полосага чыкмаска һәм башка куркыныч маневрлар ясамаска, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100