Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел башыннан 8 меңнән артык кеше Саклану министрлыгы белән контракт төзегән
Быел махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан сигез мең кеше киткән. Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казандагы сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов шулай дип белдерде.
«Татарстаннан киткән хәрбиләрнең яртысыннан артыгы контракт имзалау өчен башка төбәкләрдән килә. Без Африка корпусы белән эшләүче аз санлы төбәкләр арасына керәбез, шуның да нәтиҗәсе бардыр. Шулай ук бездә түләүләрнең күләме дә югары», – дип белдерде ул.
Андрей Козлов Татарстанга контракт имзаларга күбесенчә Көнчыгыштан һәм Уралдан киләләр, дип өстәде.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз